2025 елда техникага техник караулар уздыру графигы нигезендә, РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары белән расланган Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре, «Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре турында» 02.07.2021 ел, №297-ФЗ федераль закон нигезендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге Питрәч районы территориясендә эшчәнлек алып баручы сәнәгать предприятиеләренә карата техник тикшерүләр үткәрүне дәвам итә.
Дәүләт хезмәтләренең әлеге төре, аерым алганда, тракторларга, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга, тагылмаларга техник тикшерү уздыру «Спецстрой» ҖЧҖ карата оештырылган иде.
Әзерлек сызыгына 10 трактор, юл-төзелеш техникасы һәм склад автопогрузчиклары куелган иде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Шулай ук үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләү, махсус электр җиһазларының төзеклеге буенча әңгәмә үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча, ачыкланган хокук бозулар буенча техник карауның 2 акты төзелде.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.