2025 елның 29 июлендә Чернышевка авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле техникасына ел саен үткәрелергә тиешле техник карау чарасы булып узды. Техник карауга 10 берәмлек техника китерелде. Тракторларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.