Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Базис-Терра» ҖЧҖ ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды

2025 елның 25 июле, җомга

2025 елның 25 июлендә «Базис-Терра» ҖЧҖендә үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау буенча чара узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.  Техник тикшерүгә барлыгы 7 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International