2025 елның 25 июлендә Алан-Бәксәр авыл җирлегендә шәхси хуҗаларда булган үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Карауга 10 берәмлек техника күрсәтелде. Тракторларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.