Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында профилактик чаралар

2025 елның 25 июле, җомга

Урып-җыю эшләре вакытында авыл хуҗалыгы техникасының гомуми файдаланудагы юлларда йөрүе активлаша, бу еш кына алар катнашында авария куркынычын тудыра. Шуңа күрә, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм тракторлар, үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында, район буенча вакыт-вакыт «линиядә эшләү» рәвешендә профилактик рейдлар үткәрелә. 

Соңгы атнада рейд барышында 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча техника йөртүчеләргә административ хокук бозу турында карарлар чыгарылды.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International