Зеленодольск муниципаль районында аттракционнарны теркәү

2025 елның 25 июле, җомга

Эш графигы нигезендә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карарын үтәү йөзеннән, 2025 елның 24 июлендә Зеленодольск муниципаль районында RB-3 потенциаль биомеханик куркыныч дәрәҗәсенә караган түбәле кабартылган батут теркәлде.

Шулай ук Саратов өлкәсеннән кертелгән таулы кабартылган батутны вакытлыча теркәү үткәрелде.

Эксплуатантлар белән аттракционнар эшендә хокук бозуларга юл куймау турында әңгәмә үткәрелде, ил буенча булган һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде, балаларның имгәнүенә юл куймау турында инструктаж үткәрелде.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International