2025 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре, техниканың төрле модификацияләре буенча квалификация бирү шартлары өлешендә тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү мәсьәләләре, шулай ук теркәү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.