Актаныш муниципаль районында терлек азыгы әзерләү чорында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны имин эксплуатацияләү таләпләренең үтәлешен тикшереп тору эше дәвам итә. Гомуми файдаланудагы юлларга чыкканда электр җиһазларының төзеклегенә төп игътибар бирелә. Шулай ук техника хуҗаларының игътибары янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә юнәлтелә. Июль аеның ункөнлегендә юлларда 15 берәмлек техника тикшерелде, шуларның 2се хокук бозулар белән файдаланыла иде. Техника йөртүчеләргә карата административ чаралар кулланылды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.