Теләче муниципаль районында ЮХИДИ һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уртак рейды үткәрелде. Рейдта Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция майоры Каюмов С.Т. катнашты.
Рейд вакытында 8 трактор һәм башка үзйөрешле техника тикшерелде. Түбәндәге хокук бозулар буенча 2 карар төзелде: теркәү документыннан башка, тракторчы-машинист таныклыгыннан башка һәм техник караудан башка үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.