2025 елның 23 июлендә Чыпчык авыл җирлегендә шәхси хуҗаларга караган үзйөрешле машиналар техник яктан тикшерелде. Карауга 18 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында аларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде. Тикшерү чараларын уздырганнан соң катнашучылар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.