Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, агымдагы елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Гайнетдинова Гөлназ Мөнир кызы гражданнарны кабул итте. Барлыгы 6 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу, милекче алмашынуга бәйле рәвештә техниканы яңадан рәсмиләштерү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру, тракторчыларны укыту буенча белем бирү процессы мәсьәләләре каралды.
Шулай ук Гөлназ Гайнетдинова һәм күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәпкә алу бүлеге башлыгы Илнур Җәләлетдинов дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераны Стенькина Анна Максимовна белән очрашып, аны юбилей көне белән котладылар, аңа күпьеллык хезмәте һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерделәр.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.