2025 елның 22 июлендә Бөреле авыл җирлегендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарны техник яктан карадылар. Карауга 15 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында эксплуатация вакытында куркынычсызлыкка йогынты ясый торган төп параметрлар: янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары булу, номер агрегатларының туры килүе, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуы тикшерелде. Анда катнашучылар үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.