2025 елның 22 июлендә Спас муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүне тикшерү буенча рейд узды. Рейд барышында 12 берәмлек техника тикшерелде, 1 берәмлек кагыйдәләрне бозып файдаланыа иде, нәтиҗәдә әлеге техника механизаторына административ беркетмә төзелде.
Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.