Агымдагы елның 21 июлендә Биектау районының «Паколь» фәнни-җитештерү берләшмәсе ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде. Техник карауга 6 берәмлек техника китерелде. Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышы каралды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.