2025 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «ТАИФ-НК» ААҖ ел саен үткәрелә торган техник караулар уздырыла башлады. 75 берәмлек техниканың 20се техник карау өчен тәкъдим ителде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Әлеге предприятиедә техник тикшерүне уздыру дәвам итә.
Гөлнара Кәбирова - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге консультанты.