Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында физик затларның үзйөрешле техникасына техник карау уздыру

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Агымдагы елның 20 июлендә Биектау районының Мүлмә авыл җирлегендә физик затлардагы үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде. Техник карауга 12 берәмлек техника китерелде. Тракторларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.  Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International