«Чүпрәле тармак технологияләре техникумында» ДАҺБУ имтиханнар узды

2025 елның 18 июле, җомга

2025 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» ДАҺБУ «С» һәм «F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына тулы курс тәмамлаган чыгарылыш укучыларыннан имтиханнар кабул итте.

120 нче төркем: 18 укучының 15е имтиханнарга кертелде. «С» категориясенә - 11, «F» категориясенә 8 чыгарылыш укучы имтиханнарны уңышлы тапшырды.                                                                   

121-22С номерлы төркем: 16 укучының 12се имтиханнарга кертелде. «С» категориясенә - 8, «F» категориясенә 8 чыгарылыш укучы имтиханнарын уңышлы тапшырды.

Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

 

 Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International