«Август-Кайбицы» ҖЧҖ ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2025 елның 18 июле, җомга

Авыл хезмәтчәннәре өчен кызу вакыт – бөртекле культураларны җыю вакыты якынлаша. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төп бурычы – урып-җыюны сыйфатлы итеп башкару. Ашлык җыю комбайннарын вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау кыска агротехник срокларда уңышны сыйфатлы җыеп алырга мөмкинлек бирә. Бөртекле культуралар уңышын җыю эшләрен имин башкаруны тәэмин итү бик мөһим.

Үзйөрешле ашлык җыю комбайннарының техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү максатларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына күчмә тикшерүләр үткәрелә.   Техник тикшерү барышында механизаторларга өстәмә рәвештә кырда урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында таләпләр җиткерелә.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International