Бу елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны ел саен тикшерү графигы нигезендә, «БУГУЛЬМА - ВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ техник карау уздырылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерүгә барлыгы 7 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.