Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә беренче яртыеллыкка йомгаклар ясалды

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә киңәшмә узды, анда ведомствоның 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм икенче яртыеллыкка планнар билгеләнде.

Хисап чорында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына 42 меңнән артык техник тикшерү уздырган. 4,3 меңнән артык яңа техника теркәлгән, бу республиканың машина-трактор паркын яңартуда уңай динамика булуын күрсәтә.

Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүгә аерым игътибар бирелде. Инспекторларның һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең бердәм эшләве нәтиҗәсендә чәчү кампаниясендә катнашучы техниканың әзерлеге 90% тан артып китә, бу республика аграрийларына язгы чәчүне оптималь агротехник срокларда башкарырга мөмкинлек биргән.

Исегезгә төшерәбез, ел башында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кыр эшләренә вакытында әзерләнүнең мөһимлеген ассызыклады: «Бүген төп бурыч – язгы кыр эшләрен вакытында оештыру. Быел уңай температура уртача еллык күрсәткечләрне узып китә, чәчүне кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк. Техниканы кыр эшләре сезонына әзерләүне тизләтергә кирәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгына, район башлыклары һәм инвесторлар белән бергәләп, техниканы ремонтлауны төгәлләргә һәм аны 15 мартка кабул итәргә кирәк».

Бу йөкләмәне үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе республика хуҗалыкларында чәчү эшләре алдыннан авыл хуҗалыгы техникасын кабул итү чараларында турыдан-туры катнашты. Чаралар кысаларында 6 меңнән артык трактор тикшерелде, шулай ук дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары чәчү комплексларын, чәчкечләрне, культиваторларны һәм башка авыл хуҗалыгы техникасын кабул итүдә катнаштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшенең мөһим юнәлеше процессларны цифрлаштыру булды. Алты ай эчендә электрон сервислар аша 67 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәтелде, бу гомуми санның 78% өлешен тәшкил итте. Бу гражданнарга һәм юридик затларга хезмәт күрсәтү вакытын сизелерлек кыскартты.

2024 ел белән чагыштырганда, урнаштырылган аттракционнар санында уңай динамика күзәтелә. 2025 елда Сабантуй бәйрәмендә муниципаль районнарда һәм Казан шәһәрендә төрле типтагы һәм катлаулылык дәрәҗәсендәге 263 аттракцион урнаштырылган, шуларның 137се дәүләт теркәвенә алынырга тиеш булган, бу гомуми санның 52,1% өлешен тәшкил итә.

Киңәшмәдә шулай ук икенче яртыеллыкта ашлык җыю һәм азык җыю техникасына техник карау эшләрен төгәлләүгә, сәнәгать предприятиеләренең үзйөрешле машиналарына һәм физик затларга караган техникага техник карау эшләрен активлаштыруга төп басым ясалачагы турында да билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм яңа цифрлы сервислар кертү эшен дәвам итәчәк.

Киңәшмә азагында табиб-эпидемиолог «Хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау» темасына лекция рәвешендә профилактик әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International