2025 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру графигы нигезендә «М.Җәлил исемендәге» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы оешмасында техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 18 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча һәркемгә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.