«Восток Агро» ҖЧҖендә техник карау

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

«Восток Агро» ҖЧҖ ел саен үткәрелә торган техник карау гамәлгә ашырылды. Техник карауга 27 берәмлек техника китерелде. Машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта аерым игътибар машиналарның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документларына, тракторчы-машинист таныклыгына, дәүләт теркәү билгесенә, номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, шулай ук даруханә, ут сүндергечләр, авария тукталышы билгесенә юнәлтелде.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында 27 таныклык бирелде.    

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International