Расланган техник карау графигы нигезендә, агымдагы елның 9 апрелендә Биектау муниципаль районының «Виннер Казан» ҖЧҖ карата үзйөрешле машиналарга еллык техник карау үткәрелде. Карау өчен 16 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.