Үзйөрешле машиналар категориясенә бензин һәм дизель двигательле машиналарны гына түгел, ә кайбер электр двигательле машиналарны да кертәләр. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге үзйөрешле һәм электр двигателе булган машиналарга ел саен техник тикшерү үткәрә.
Агымдагы елның 8 апрелендә «МЕТРО КЕШ ЭНД КЕРРИ» ҖЧҖ карата үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 7 электроштабелер тәкъдим ителде. Машиналарны тикшергәндә аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документларының булуына, тракторчы-машинист таныклыгына, дәүләт теркәү билгесенә, номерлы агрегатларның документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч булуына аерым игътибар бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Ленар Җәләлдинов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.