Төзек техника – уңышлы эшнең нигезе

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Расланган график нигезендә, Актаныш муниципаль районы буенча агросәнәгать комплексына караган хуҗалыкларда тракторларны һәм аларның тагылмаларын техник карау төгәлләнде. Карау өчен 691 берәмлек үзйөрешле машина һәм аларга тагылма тәкъдим ителде, шулардан 30 берәмлек техникага төрле төзексезлекләр буенча техник карау актлары рәсмиләштерелде. Районның язгы кыр эшләренә җәлеп ителгән барлык парк бүген ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерүне уздыру таләпләре буенча тикшерелде, төзек дип табылды, әлеге техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде. Имин эксплуатацияләү шартларының үтәлешен контрольдә тоту эше профилактик рейдлар барышында дәвам итәчәк.

         Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International