Арча муниципаль районында техник караулар дәвам итә

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

2025 елның 7 апрелендә Арча районының «Ашыт» ҖЧҖендә һәм «Заря» агрофирмасы» ҖЧҖ оешмаларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техник карау өчен «Ашыт» ҖЧҖ - 28, ә «Заря» агрофирмасы» ҖЧҖ 39 берәмлек техника тәкъдим итте. Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International