А.П.Обыденного исемендәге Казан автотранспорт техникумында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары – консультант Л.З.Җәләлдинов катнашында С категорияле «тракторчы-машинист» таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды.
29 имтихан бирүчедән 17 кандидат үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләре теориясе буенча имтиханнарны уңышлы тапшырдылар.
Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Ленар Җәләлдинов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.