Казан дәүләт аграр университетында үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 15 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарны тикшергәндә аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документларының булуына, тракторчы-машинист таныклыгына, дәүләт теркәү билгесенә, номерлы агрегатларның документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч һәм авария хәлендәге тукталыш билгесенең булуына аерым игътибар бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Ленар Җәләлдинов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.