Татарстан Республикасы Биектау районының Суыксу авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарны техник карау

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

2025 елның 5 апрелендә Биектау муниципаль районының Суыксу авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 30 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр булу-булмавына аерым игътибар бирелде.   Милекчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International