2025 елның 5 апрелендә, ел саен үткәрелергә тиешле техник карау графигына ярашлы рәвештә, Арча районының «Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖ һәм «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техник карау өчен «Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖ – 45, ә «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ 54 берәмлек техниканы күрсәтте. Техника куелган таләпләргә туры килә иде.
Техниканы язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләгән өчен техник тикшерү нәтиҗәләре буенча «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ механизаторлары арасында җиңүчеләр билгеләнде: 1 урынны Гомәров Раил Фаил улы алды, 2 урында – Закиров Раил Рифкать улы, 3 урынны Габделкадыйров Рәис Габдерәүф улы алды, алар рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.