Юлларда куркынычсызлык өчен

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 4 апрелендә «Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалы «Актаныш» ЮРТИ Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы И.М.Хәкимов, Актаныш районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе – полиция капитаны Р.Р.Шәмсиев катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды.

Киңәшмә барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Федераль трассада зур үзгәрешләр булу сәбәпле, зур габаритлы авыл хуҗалыгы машиналарының махсус җиһазландыру рәвешендә имин хәрәкәт итүен тәэмин итү мәсьәләсе аеруча кискен тора.

Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын әзерләү мәсьәләләре каралды һәм алда торган техник тикшерүгә карата таләпләр аңлатылды.  

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International