Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларында еллык техник карау төгәлләнеп килә. 2025 елның 3 апреленнән 5 апреленә кадәр «Закрома» ҖЧҖ һәм «Игенче» ҖЧҖ әлеге авыл хуҗалыгы формированиеләренең үзйөрешле машиналарына һәм тракторларына техник тикшерү уздырылды.
Техник тикшерү барышында завод номерлы агрегатларын теркәү белешмәләре белән чагыштыру үткәрелде, машиналарның куркынычсыз эксплуатациягә йогынты ясый торган техник торышы, ягъни тормоз системасы, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары һ.б. тикшерелде. Республика буенча тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы һәлакәтләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде, язгы кыр һәм урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау техникасы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.