Баулы муниципаль районы авылларында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник тикшерү башланды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

2025 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Урустамак һәм Яңа Зареченский авылларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов, физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына 2025 елда еллык техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, техник тикшерү үткәрде. Карау барышында 15 үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар да тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника каралды, авыл кешеләре техник карау узу турында таныклык алачак.

Тикшерү барышында тракторчы-машинист таныклыгында рөхсәт билгеләре булуга, үзйөрешле машиналарның барлык узелларының төзеклегенә, дарулар һәм янгын сүндергечләр булуына аерым игътибар бирелде. Үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларның хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатация кагыйдәләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Кешеләргә «gosuslugi.ru» сайты аша хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International