Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында еллык техник карау узды

2025 елның 4 апреле, җомга

2025 елның 3 апрелендә Арча районының «Ашытбаш» АСК» ҖЧҖ һәм «Северный» АХП» ҖЧҖ хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. «Ашытбаш» АСК» ҖЧҖ – 28, ә «Северный» АХП» ҖЧҖ 30 берәмлек техника карап чыгылды. Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, техниканы язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләгән өчен «Северный» АХП» ҖЧҖ механизаторлары арасында җиңүчеләр билгеләнде: 1 урынны – Габделәхәт Абдуллин, 2 урынны – Фәрит Сафин, 3 урынны Владимир Петров алды, алар акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр турында аңлатылды.  2024 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.

 

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International