Техник карау графигы нигезендә, Әлки муниципаль районында «Восток Зернопродукт» АҖнең «Көньяк Әлки» һәм «Көнбатыш Әлки» хуҗалыкларында үзйөрешле техникага һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.
«Восток Зернопродукт» АҖнең Әлки районында 3 АСК һәм 250 берәмлектән артык техника теркәлгән, шуңа күрә техник карау берничә этапта үткәрелә.
«Восток Зернопродукт» АҖнең «Көнбатыш Әлки» комплексында 32 берәмлек техника бар иде. Тикшерүләр үткәргәндә машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, техник торышына, янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин ителешенә, таныклыкларына аерым игътибар бирелде.
Тулаем алганда, барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.