Агымдагы елның 2 апрелендә «Саба» ҖЧҖнең Яулаштау бүлекчәсендә агросәнәгать комплексына еллык техник тикшерү уздырылды.
Карау өчен 31 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы тикшерелде. Тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләрнең булуы тикшерелде.
Чараның соңгы өлешендә катнашучылар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча тематик әңгәмә үткәрелде.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.