Теләче муниципаль районында техник тикшерүләр дәвам итә

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Расланган техник карау графигы нигезендә, агымдагы елның 3 апрелендә Теләче муниципаль районының  «Август Тюлячи» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды.

Техник карауга 34 берәмлек техника китерелде. Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, шулай ук тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә сәләтлелеге тикшерелде.

Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә техник карау өчен әзерләнгән иде, шуңа күрә барысы да еллык техник карау узды.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International