Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында техник карау

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 3 апрелендә «АММОНИЙ АГРОТЕХНОЛОГИИ» ҖЧҖендә, дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенең расланган эш планы нигезендә, техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды.  Техник карау өчен барлыгы 10 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде: тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият тоташтыргычларының төзеклегенә, үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булуына, медицина аптечкасының, яктылыкны кире кайтара торган жилетларның, теркәү документларының булуына, шулай ук теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны йөртүчеләрнең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына игътибар юнәлтелде. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International