Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «БИО-АГРО» ҖЧҖ еллык техник карау уздырылды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «БИО-АГРО» ҖЧҖендә техник карау уздырылды. Карау өчен 33 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International