Азнакай муниципаль районында техник карау дәвам итә

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 3 апрелендә, расланган техник карау графигы нигезендә, Азнакай муниципаль районының Сарлы авыл җирлегендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде.

Техник карауга 16 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, шулай ук тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә сәләтлелеге тикшерелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника техник тикшерүгә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, аңа техник тикшерүне узу турында таныклык биреләчәк.                                                                                                                                  

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International