Расланган график буенча, Чистай муниципаль районында 2025 елның 1 апреленнән 17 апреленә кадәр физик затлардагы техникага техник яктан тикшерү уздырыла. Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә куелган бурыч – графикта билгеләнгән срокта Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә теркәлгән үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм бүтән техникага техник карау уздыру. Техник тикшерүнең иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү, шулай ук кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, милек сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык таләпләрен үтәү.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.