Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 2 апрелендә, эш графигы нигезендә, Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында техник карау узды. Икенче этапта теркәлгән 129 берәмлек техникадан 59 үзйөрешле машина һәм тагылма техник карау өчен тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Нәтиҗәдә 58 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Ачыкланган бозулар буенча 1 берәмлек техникага тавыш сигналының төзек булмау өлешендә техник карау акты төзелде.

Хәзерге вакытта техник карау, график буенча, районның башка сәнәгать предприятиеләрендә дә дәвам итә.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International