Арча муниципаль районында техник караулар дәвам итә

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 2 апрелендә Арча муниципаль районының «Аю» агрофирмасы» ҖЧҖендә һәм «Кызыл-Яр» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. «Аю» агрофирмасы» ҖЧҖ техник карау өчен – 35 берәмлек, ә «Кызыл-Яр» ҖЧҖ 23 берәмлек техника бар. Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар.

Техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.  Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр турында аңлатылды.

 

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International