ТР Кайбыч муниципаль районында «Август-Кайбицы» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Яз – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен иң җаваплы чор.  Игенчеләр булачак кыр эшләренә әзерләнәләр. Яхшы әзерләнгән техника булмаса, тиешле нәтиҗәләргә һәм билгеләнгән максатларга ирешеп булмый. Техниканы ремонтлауга игътибарлы караш һәм яңа кыр сезонына сыйфатлы әзерлек кенә басуларда уңышлы һәм җитештерүчән эш өчен алшартлар булдыра ала.

2025 елның 2 апрелендә «Август-Кайбицы» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 80 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм башкалар тикшерелде.

Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International