Агымдагы елның 2 апрелендә «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалында техник карау үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын имин эксплуатацияләү дәресеннән башланды, аның барышында юл эшләрендә бәхетсезлек очракларын һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча профилактик чаралар турында фикер алыштылар. Алдагы елларда булган юл-транспорт һәлакәтләренә һәм бәхетсезлек очракларына мисаллар китерелде һәм анализ ясалды, аларны булдырмау буенча киңәшләр бирелде, шул исәптән яшүсмер балаларга мототехника сатып алмаска киңәш ителде.
Алга таба оешма территориясендә юл техникасына техник карау уздырылды. Руль һәм тормоз механизмнарының, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндергечләрнең һәм аптечкаларның, теркәү документларының һәм тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде. Техниканың яхшы дәрәҗәдә әзерләнүе билгеләп үтелде.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.