Теләче муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 2 апрелендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында Теләче районы башлыгы А.Г.Фәтхуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Н.С.Агишев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы И.Х.Кәримуллин, Татарстан Республикасы Теләче районы буенча техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Р.Баев, шулай ук Теләче муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзалары катнашты.

Утырышта доклад белән Теләче муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Р.Баев чыгыш ясады. Нотыкта эшчәнлек юнәлешләре буенча эш йомгаклары, 2024 елда АСК предприятиеләрендә техник тикшерү нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре әйтелде. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде. Шулай ук 2025 елда үзйөрешле машиналарга ел саен техник тикшерү уздыру мәсьәләләре дә каралды. Аерым игътибар урыннарда шәхси затларда техник чараларны техник карау барышына бирелде. Юл машиналары гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт иткәндә – юл хәрәкәтенең гамәлдәге кагыйдәләрен үтәргә, юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләгәндә – куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International