Алексеевск муниципаль районында техник тикшерүләр дәвам итә

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Расланган техник карау графигы нигезендә 2025 елның 2 апрелендә Алексеевск муниципаль районының «Восток Зернопродукт» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды.

Техник карауга 23 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында аларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде.

Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техниканы карап чыкканнан соң, техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды. Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техниканы файдаланганда бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International