Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе якын арада аттракционнарның актив сезонлы эше башланачагы турында хәбәр итә. Аттракционнарга барганда үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген кайгыртыгыз!
Аттракционнарны эксплуатацияләү өлкәсендә куркынычсызлык күрсәткечләренең берсе булып (пассажир тарафыннан хезмәткә сәләтне югалтуга китерми торган, җиңелчә сәламәтлеккә зыян алу ихтималлыгы белән бик аз дәрәҗәдә потенциаль биомеханик хәтәрлеге булган аттракционнардан тыш) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәве кагыйдәләрен раслау турында» 30.12.2019 ел, № 1939 карарына ярашлы рәвештә аттракционнарда дәүләт теркәве булу-булмавы тора.
Теркәлүнең булуы QR-код билгесе белән теркәлү тамгасы аша раслана, аны эксплуататор аттракционга кергәндә кунаклар күрә алырлык зонада урнаштыруны тәэмин итә. Бу кодны телефоннан сканерлап, мәгълүмат базасына керү мөмкин, анда аттракцион, чикләүләр турында мәгълүмат, шулай ук аның теркәлү номеры, җитештерүче предприятие һәм урнашу адресы булырга тиеш.
Дәүләт теркәү билгесе булу аттракционның техник торышы һәм куркынычсызлык бәяләмәсен узганын раслый, хезмәт күрсәтүче персонал мондый җиһазларда эшләргә өйрәтелгән һәм кирәкле белемгә ия, аттракционны эксплуатацияләү кирәкле куркынычсызлык таләпләрен үтәп оештырылган, дигәнне аңлата.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аттракционнарның техник торышы һәм имин эксплуатацияләү мәсьәләсенә намуслы карый торган аттракционнарны эксплуатацияләүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерә. Куркынычсызлык һәм травматизм булмау – аттракционнарны эксплуатацияләүнең ял һәм күңел ачу өлкәсендәге эшнең төп күрсәткече. Куркынычсызлык һәм травматизмны булдырмый калу – ял һәм күңел ачу өлкәсендәге эшнең төп күрсәткече.
Хөрмәтле гражданнар, хокук бозулар турында беләсез икән, шунда ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә (843) 221-77-94 телефоны аша хәбәр итә аласыз, яисә мәгълүматны рәсми электрон адреска җибәрергә мөмкин: gostehnadzorrt@mail.ru.
Сергей Грачев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе.