2025 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ 2 нче филиалында тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды.
Техник карау өчен 32 берәмлек техника, шул исәптән 20 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителгән иде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган. Үзйөрешле машиналар белән квалификацияле механизаторлар идарә итә. 30 берәмлек техника техник карау узды, 2 техник карау акты рәсмиләштерелде.
Механизаторларга, вазыйфаи затларга техник тикшерүгә йомгак ясап, трактор тагылмасы составындагы тракторларны эксплуатацияләгәндә куела торган таләпләр турында аңлатылды, чөнки техника, нигездә, транспорт эшләрендә кулланыла.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.