Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында рейд

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 31 мартында рейд барышында мотовездеход хуҗасының теркәү документлары, номер агрегатларының туры килүе, А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгының булуы, еллык техник тикшерүне вакытында узу-узмавы тикшерелде. 3 мотовездеход тикшерелде.

Автомототранспорт чаралары хуҗалары белән үзләренең «тимер атын» вакытында теркәү зарурлыгы, шулай ук ел саен техник тикшерү узу һәм  техник чаралар белән тиешле категориядәге идарә итү таныклыгы булу зарурлыгы турында әңгәмә үткәрелде.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International